16+

Мәктәп укытучыларына яңа кагыйдәләр тәкъдим ителде

Татарстанда укытучыларны һәм укучыларны коронавирустан саклау өчен мөгаллимнәргә яңа тәкъдимнәр кертелде.

Татарстанда укытучыларны һәм укучыларны коронавирустан саклау өчен мөгаллимнәргә яңа тәкъдимнәр кертелде.

Бу хакта матбугат очрашуында Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстандагы идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. 

“Мөгаллимнәргә эш урыннарында читләшү, дистанция саклау чараларын күрергә һәм, мөмкин булганча, укытучылар бүлмәсенә кермәскә тәкъдим итәбез. Хәзерге вакытта һәр сыйныфка аерым бер кабинет бирү мәсьәләсен хәл итәбез. Укучылар түгел, ә укытучылар сыйныфтан сыйныфка йөреп укытырга тиеш”, - ди ул. 
Аның әйтүенчә, битлек киеп укыту авыр. Шуңа күрә укытучы укучылар белән 1 метр ара саклаган очракта, Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстандагы идарәсе битлек киюне мәҗбүриләми. 

“Әгәр укытучы коллегалары яки ата-аналар белән аралаша, беренче сыйныф укучыларының матур язуын күрү өчен парта янына килә икән, ул вакытта мөгаллим битлек кияргә тиеш”, - ди Авдонина.

Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстандагы идарәсе мәктәпләрдә гомуми чәй эчү чараларын һәм укытучыларның үзара аралашуын тыярга тәкъдим итә. Любовь Авдонина фикеренчә, мондый саклану чаралары вирус йоктыруга юл куймаячак.

Исегезгә төшерәбез, бер бала вирус йоктырган очракта, аның сыйныфында укучы барлык балалар да өйдә утырачак. Әгәр укытучы чирләсә, аның белән элемтәгә кергән укытучыларга да эшкә йөрү тыелачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading