16+

Мәктәпкә аласы чәчәк бәйләме акчасын – авыру балаларга

Татарстанда “Балалар – балаларга” (“Дети – детям”) исемле акция старт алды. Акцияне Анжела Вавилова исемендәге фонд дүртенче тапкыр оештыра.

Татарстанда “Балалар – балаларга” (“Дети – детям”) исемле акция старт алды. Акцияне Анжела Вавилова исемендәге фонд дүртенче тапкыр оештыра.

Хәйрия чарасында катнашучылар сыйныфтан бер чәчәк бәйләме алып, башка чәчәкләргә тотыласы акчаны авыру балаларга тапшырырга мөмкин, ди хәйрия оешмасының матбугат хезмәте.

“Узган ел акциядә Татарстанның мәктәп укучылары, ата-аналар һәм укытучылар катнашты. Алар ярдәме белән Казан хосписында дәваланучы балалар өчен 276 мең сумга якын акча җыелды”, - диде фонд җитәкчесе Владимир Вавилов.

Җыелган акчалар махсуслашкан ризыкка, даруларга һәм медицина җиһазларына тотылачак. Моннан тыш, Казан хосписында һәм Республика клиника балалар хастаханәсендә дәваланучы балаларга мәктәп кирәк-яраклары алу өчен дә акча җыела.  

Владимир Вавилов әйтүенчә, балалар 1 сентябрьдә шатланып мәктәпкә барыр иде, әмма куркыныч диагнозлары аркасында бу мөмкин түгел. “Шуңа күрә акцияне оештыручылар балаларга әлеге бәйрәмнең рухын тоярга ярдәм итәргә тели”, - ди Владимир Вавилов.

Мәктәп укучыларына кирәк-яраклар алу өчен якынча 100 мең сум акча кирәк. 

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading