16+

Мәктәпләрнең дизайнер проектларын эшләүгә әти-әниләр дә кушылырга мөмкин

Йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләнде.

Йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләнде.

Россия Президенты Владимир Путин мәктәп укучыларын, аларның ата-аналарын һәм укытучыларны капремонт кысаларында мәктәпләрнең дизайнер проектларын эшләүгә җәлеп итәргә кушты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Гомуми белем бирү оешмалары биналарын капиталь ремонтлау һәм мәктәп инфраструктурасын үстерү кысаларында дизайнер һәм башка проект карарлары турында фикер алышуда һәм эшкәртүдә укучылар, аларның ата — аналары, педагогик хезмәткәрләрнең катнашуын тәэмин итәргә”, – диелә документта.

Йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләнде. Аларга 15 ноябрьгә кадәр проектны эшләү турында доклад әзерләү мөһим.

Чыганак: https://trt-tv.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading