146нчы мәктәптә укучыларга эстетик тәрбия бирү максатыннан, төрле чаралар үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Һәр атнаның пәнҗешәмбе иртәсендә биредә «Эшлекле иртәнге аш» уза.
Кунаклар белән очрашу көнне әле «эшлекле», әле «спортлы», әле «иҗади», әле «максатчан», әле «магияле» итә, ә соңгысы лирик җырлы булды. Бу юлы мәктәпкә ТАССРның атказанган, Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманова килде.
Флюра апа балаларга үзенең ятимлектә узган балачагы, Казанга килеп, эшкә урнашкан еллары турында сөйләде. Балалар исә җырчыдан аның кайсы язучыны, нинди җырларны яратуы белән кызыксындылар. Иң яраткан язучысы дип ул Габдрахман Әпсәләмовны атады. Флюра Сөләйманова озак еллар аның «Ак чәчәкләр» әсәрендәге «Гөлшаһидә» җырын башкарды. Очрашуда да укучыларны үзенең репертуарындагы халык җырлары белән куандырды.
Җырчы бүләккә үзенең дискы белән китабын да алып килгән иде. Мәктәп хорына йөрүче балалар аңа җырлап та күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар