16+

Мәктәптә медицина хезмәткәрләрен әзерлиләр

Казан дәүләт медицина университеты һәм Казанның Бондаренко урамында төзелгән яңа 179 нчы мәктәп 2015-2016 уку елына махсуслаштырылган 8 нче медицина сыйныфына укучылар җыя.

Казан дәүләт медицина университеты һәм Казанның Бондаренко урамында төзелгән яңа 179 нчы мәктәп 2015-2016 уку елына махсуслаштырылган 8 нче медицина сыйныфына укучылар җыя.

Медицина классында белем бирү процессы Казан дәүләт медицина университеты белән хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә алып барылачак. Әлеге сыйныф гомуми урта мәктәпнең 7 нче сыйныфын тәмамлаган укучыларның теләге буенча конкурс нәтиҗәсендә формалаштырыла. Укучыларның гаризалары нигезендә 25 кешедән дә ким булмаган класслар булдырылачак. Дәресләр вакытында укчыларны медицина университетының стоматология сырхауханәсенә һәм республиканың әйдәп баручы клиникаларына алып бару планлаштырыла. Программаны уңышлы узган 11 нче медицина сыйныфын тәмамлаучылар университетка кергәндә өстенлекләргә ия булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading