16+

Мәктәптә туклану бәясе арта

Казан мәктәпләрендә 1 апрельдән 5-11 сыйныф укучылары өчен мәктәп туклануының ике комплексы бәяләренә инфляция төзәтмәләре кертеләчәк. Бу хакта Казан мэриясе яза.

Казан мәктәпләрендә 1 апрельдән 5-11 сыйныф укучылары өчен мәктәп туклануының ике комплексы бәяләренә инфляция төзәтмәләре кертеләчәк. Бу хакта Казан мэриясе яза.

Югары сыйныф укучылары өчен мәктәп төшке ашларының бәясе уртача 3-4 сумга артачак. Ирекле сайлау менюсы 73 сум (элегрәк 69 сум), комплекслы төшке аш 48 сум (элегрәк 45 сум) торачак. Мәктәп менюсының башка позицияләренә бәя элеккечә калачак: иртәнге аш һәм өчтәге аш – 30 сум, ассортименттагы аш – 16 сум.

Исегезгә төшерәбез, 1-4 сыйныф укучылары, ә бу 70 мең бала, 2020 нче елның 1 сентябреннән бюджет хисабына бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән, аның бәясе 2021 нче елның 1 гыйнварыннан бер кешегә 53,41 сум тәшкил итә.

Ташламалы категорияләргә керүче 13 мең укучы, ягъни 5-11 сыйныф укучыларының гомуми саныннан 18%-ы шулай ук Казан бюджетыннан максатчан финанслау хисабына бушлай кайнар ризык ала.

Казан мәктәпләрендә туклану бәясе соңгы тапкыр ике ел элек, 2019 елның апрелендә үзгәргән. Росстат мәгълүматларына караганда, бу вакыт эчендә бәяләрнең иң югары үсеше балыкларга, иткә, ярмаларга, көнбагыш маена теркәлгән, алар балалар рационының аерылгысыз өлеше булып тора. Тулаем алганда, бу чорда азык-төлек товарларына куллану бәяләре индексы 9,48% тәшкил итте.

Әмма Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының тендерлар аша һәм турыдан-туры җитештерүчеләрдән зур күләмдә азык-төлек сатып алуы, шулай ук предприятиенең коммерция эшчәнлегеннән кергән керемнәреннән мәктәп туклануын оештыру чыгымнарын өлешчә компенсацияләү аркасында 5-11 сыйныф укучылары өчен туклану бәясе 6%-ка гына арта. Башлангыч мәктәп һәм укучыларның ташламалы категориясе өчен туклану бушлай кала.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык туклану оештыру – шәһәр Башкарма комитеты алдында торган төп социаль бурычларның берсе һәм Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты бу эшне керемсез нигездә тәэмин итә.

Бәясе үзгәрүгә карамастан, Казанда кайнар мәктәп туклануы бәясе Россиядә иң түбәннәрнең берсе булып калачак. Бүгенге көндә Казан мәктәпләрендә ирекле сайлау менюсы 3-6 ризыктан торган ассортиментны күздә тота. Мәскәүдә мондый комплекс – 177 сум, Санкт-Петербургта – 110 сум, Ульяновскида – 85 сум, Түбән Новгородта – 80 сум, Уфада 75 сумга төшә.

Хәзерге вакытта Казанның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә гамәлдә булган меню укучыларның теләкләрен исәпкә алып төзелгән һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыруга билгеләнгән санитар таләпләргә туры килә. Меню сезонлылыкны, төп азык-төлек матдәләренең кирәкле санын һәм укучыларга яшь категорияләре буенча дифференциацияләнгән тәүлеклек рационның таләп ителә торган калориялелеген исәпкә ала.

Китерелә торган продукция үрнәкләре департамент составына керә торган азык-төлек продукциясе һәм азык-төлек чималының аккредитацияләнгән сынау лабораториясе тарафыннан катгый контроль уза. 2020 елда кергән чималны нәтиҗәле контрольдә тоту нәтиҗәсендә, тәэмин итүчеләргә 600 тоннадан артык төрле продукция кире кайтарылган, алар балалар туклануы өчен рөхсәт ителгән таләпләргә туры килми.

Әйтергә кирәк, департамент эре җирле җитештерүчеләр белән эшли. Предприятиене тәэмин итүчеләр арасында – «Зеленодольск сөт комбинаты» АҖ, «Икмәк-кондитер комбинаты» АҖ, «Казанның 2-нче номерлы икмәк заводы» ҖЧҖ, «Казанның 3-нче номерлы икмәк заводы» АҖ, «Алабуга ит-консерв комбинаты» АҖ, «Касыймов» сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Бөгелмә сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ, «Казан май комбинаты» АҖ, Казан сөт комбинаты, «Залесный» агрофирмасы» ҖЧҖ («Индюжина» сәүдә йорты), «Алексеевск сөт-консерв комбинаты» ЯАҖ, «Майский» ҖЧҖ, «Кукмарахиморахимсервис» АҖ, «Алтын казан» сәүдә-җитештерү фирмасы һәм башкалар бар. Балалар туклануы өчен продуктларның гомуми сатып алуларында җирле тәэмин итүчеләр өлеше 80% чамасы тәшкил итә.

Белешмә

Казан азык-төлек һәм социаль туклану департаменты гомуми белем бирү, мәктәпкәчә учреждениеләрдәге һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендәге туклануны оештыра һәм аларны 2006 елдан азык-төлек белән тәэмин итә.

Предприятие составында түбәндәгеләр эшли:

ит ярымфабрикатларын, кондитер цехын, яшелчә цехын һәм кайнар цехны үз эченә алган туклану комбинаты;

Казанда 6 тарату пункты булган балалар сөт ризыклары кухнясы;

ике атналык чимал запасын сакларга мөмкинлек бирә торган азык-төлек складлары комплексы;

56 берәмлек йөк автотранспорты булган махсуслаштырылган автотранспорт паркы көн саен Казанның һәм Татарстан Республикасының 300 учреждениесенә 100 тоннадан артык продукция ташый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading