16+

Мәктәптә укулар соңрак башланырга мөмкин

Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев белән губернаторларга әлеге мәсьәләне 15 ноябрьгә кадәр хәл итү бурычын йөкләде.

Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев белән губернаторларга әлеге мәсьәләне 15 ноябрьгә кадәр хәл итү бурычын йөкләде.

Элегрәк Президент ярдәмчесе Игорь Левитин уку елын 15 сентябрьгә күчерү фикерен әйткән иде. Аның сүзләренчә, бу Россиянең курорт зоналарында туристлар агымын арттыру мөмкинлеген бирә. Күпләр, мәктәпкә барасы булгач, ялларын җәй көннәрендә алып калырга тырыша. Ял итәр өчен бәрхет сезоны исә сентябрь айларында да була. Шуңа да уку елы башын 1 сентябрьгә бәйләмәскә кирәк, дигән иде ул. Кайбер Европа илләрендә дә уку елын төрле вакытта башлыйлар икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading