16+

«Моабит дәфтәрләре» чыгардылар

Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулу билгеләп үтелә.

Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулу билгеләп үтелә.

Бу уңайдан, фашист тоткынлыгында язылган легендар «Моабит дәфтәрләре»н Милли музей фондларыннан тантаналы чыгару чарасы уза.

Муса Җәлилнең Берлинның «Моабит» төрмәсендә иҗат ителгән шигырь кулъязмалары, могҗизалы рәвештә сакланып калган һәм безгә килеп җиткән музей экспонатлары арасында, иң кадерле ядкәр булып тора. Елга бер генә тапкыр – 15 февральдэ – Казан халкы һәм кунакларының уникаль тарихи экспонатны күрү мөмкинлеге бар.

«Моабит дәфтәрләре»н алып чыгу хокукы быел Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының Төбәк штабы җитәкчесе, «Отечество» берләшмәсе төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы советы рәисе Александр Юрьевич Коноплевка бирелә.

Традиция буенча, тантана вакытында М.Җәлилнең «Җәлил укулары» Халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсында җиңүчеләр башкаруындагы шигырьләре яңгыраячак.

Чара кысаларында беренче тапкыр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы Совет һәм немец ату коралын күрсәтү белән реконструкторлык дәресе узачак.

Көн дәвамында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыклары һәм язмышлары белән таныштыручы «Батыр үлә, үлмәс ат алып» һәм «М.Җәлил.Тарихларда укып ятларлык» күргәзмәләре эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading