16+

“Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәсен күрергә килегез

Ел саен 15 февраль көнне Татарстан Дәүләт милли музееның ишеге ябылып тормый.

Ел саен 15 февраль көнне Татарстан Дәүләт милли музееның ишеге ябылып тормый.

Елга бер тапкыр гына, нәкъ шул көнне, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәсен үз күзләре белән күрәсе килгән халык ташкын булып агыла. “Төп нөсхә көне” дип аталган, 1976 елдан башлап музейда уздырыла торган, инде традициягә кергән бу  мөһим вакыйга  быел да тантаналы рәвештә үтәчәк. Быел Җәлилнең кул һәм йөрәк җылысын саклаган, безгә кадәр могҗиза белән генә килеп җиткән  бу кадерле истәлекләрне Җәлил премиясенең 2017 елгы лауреаты, Тинчурин исемендәге театрның әйдәп баручы яшь артисты Артем Пискунов җиткерәчәк. Ватан азатлыгы өчен дәһшәтле  сугышта  башларын салганнарның истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алу да булачак.  

15 февральне, чын мәгънәсендә,  Җәлил көне дип атарга була. Сәгать көндезге12 дә башкалабызның 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, патриот милләттәшебезне искә алу кичәсе Татарстан Дәүләт милли музеенда дәвам итәчәк. Әлеге тантанада “Җәлил укулары”I Халыкара конкурс (аны Бөтендөнья nатар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, “Татарстан -  Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе бергәләп оештырдылар) җиңүчеләре  Җәлил шигырьләрен төрле телләрдә яңгыратачак. Бу хакта  журналистларга “Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә  Җәлилнең Казандагы музей-фатиры директоры Назира Фәттахова һәм Тинчурин театры артисты Артем Пискунов сөйләде.

Җәлилне инде барыбыз да беләбез кебек. Мәктәп дәреслекләреннән үк өйрәнеп килгәнгә, аның тормышында һәм иҗатында  серләр дә калмаган төсле. Юк,  алай түгел икән. Хәтта аның кайбер шигырьләре  аныкымы, түгелме дигән бәхәс тә кузгаткан. “Җәлил укулары”нда  “Чулочки” дигән шигырь шактый еш яңгыраган. Ләкин аның Җәлилнеке булуында шик  бар икән.

Назира ханым Җәлилләрнең башлары киселгән Плетцензее төрмәсен  үз күзләре белән күргән кеше булганга, аның авызыннан яңгыраган бу саннар аеруча дәһшәтле ишетелде. Немецла-төгәл халык. Аллар үзләре җәзалап үтергән  кешеләрнең исемлеген минутына кадәр дөреслек белән алып барганнар. Әлеге төрмәнең фашист гильотинасында барлыгы 2891 кешенең башы киселгән. Араларында төрле милләт вәкилләре бар. СССРдан 24 кеше. Шуларның 11е бар дөнҗяны таң калдырган  безнең татар батырлары. Җәлилчеләр.
 
“Моабит дәфтәрләре” нә килгәндә, алар 2 блокноттан тора. Беренечесе  гарәп, икенчесе латин хәрефләре белән язылган. Беренчесендә 60, икенчесендә 50 шигырь. 19 шигырь һәр ике дәфтәрдә дә бар. 1966 елда алар мең газаплар кичеп, озын юллар үтеп, Аллаһ кодрәте белән Казанга кайтып җиткәннәр. Аннары аларны  Мәскәүдә иң яхшы реставраторлар кулы аша уздырганнан соң, мәңгелек саклауга Татарстан Дәүләт музеена тапшырганнар. Температурасы һәм дымлылыгы даими   булган махсус сейфта саклана алар. Елга бер тапкыр гына халыкка күрсәтелә. Иртәгә шул елның бердәнбер көне. Җәлилнең шигъри мирасына, батырлыгына баш ияргә теләүчеләрне  музейда көтеп калалар.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading