16+

Мобилизация игълан ителгәннән соң, 200 мең россияле Казахстанга киткән

Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле Россиядән Казахстанга 200 меңнән артык кеше (узган тәүлектә – 7 мең кеше) кергән.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле Россиядән Казахстанга 200 меңнән артык кеше (узган тәүлектә – 7 мең кеше) кергән.

21 сентябрьдән гражданлык алу өчен 441 кеше гариза биргән. Бу хакта Казахстан эчке эшләр министры Марат Ахметжановка сылтама белән РБК хәбәр итә.

Гражданлыкка гариза бирүчеләрнең 117се - Россиядән килгән этник казахлар.

21 сентябрьдән башлап Казахстаннан 147 мең россияле киткән. Чик буендагы хәл контрольдә, үткәрү пунктларындагы вазгыять тотрыклы, дип хәбәр итте министр.

Бүген шулай ук 21 сентябрьдән дәүләт хезмәтләре порталы аша Россиядән 70 мең кеше үз теләге белән махсус операциягә язылуы да мәгълүм булды.

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен резервистларны чакырту өчен илдә өлешчә мобилизацияне Россия Президенты Владимир Путин игълан итте. Гомумән алганда, 300 меңгә якын резервистны мобилизацияләү планлаштырыла, дип ачыклык кертте Россия саклану министры Сергей Шойгу.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading