16+

Мобилизациядән качып йөрүчеләрне 500 мең сумлык штраф яки төрмә көтә

Мобилизациядән качып йөрүче гражданнарга җинаять җаваплылыгы кертелергә мөмкин, дип яза «Известия» газетасы. Шундый төр закон проекты Дәүләт Думасына кертеләчәк.

Мобилизациядән качып йөрүче гражданнарга җинаять җаваплылыгы кертелергә мөмкин, дип яза «Известия» газетасы. Шундый төр закон проекты Дәүләт Думасына кертеләчәк.

Яңа документ буенча мобилизациядән качып йөрүче кешеләрне 200дән 500 мең сумга кадәр штрафка тартачаклар, биш елга кадәр мәҗбүри эшкә җибәрәчәкләр, шулай ук биш елга кадәр төрмәгә утыртачаклар.

Документ авторлары сүз бүгенге өлешчә мобилизация турында бармый, дип ышандыра.

— Безнең илдә 1941 елдан бирле мобилизация булмады, шуңа күрә моның белән бәйле күп кенә законнар эшләмәде, - дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» депутаты Эрнест Вәлиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading