16+

Мобилизацияләнгән ирнең хатыны бала тапса, 100 мең сум бирәчәкләр

Чаллыдан мобилизацияләнгән ир-атның хатыны бала тапкан очракта 100 мең сум күләмендә матди ярдәм бирелә.

Чаллыдан мобилизацияләнгән ир-атның хатыны бала тапкан очракта 100 мең сум күләмендә матди ярдәм бирелә.

Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев үзенең Телеграм-каналында әнә шундый карар турында хәбәр итте.

Мәһдиев хәбәр иткәнчә, кичә Чаллыда шәһәрнең яңа кешесен бала тудыру йортыннан чыгарганнар.

«Бүген нәкъ менә шундый дулкынландыргыч мизгел булды — без Чаллының яңа кешесен каршы алдык. Безнең хәрби Эдуард (аңа бер көн ял бирелде) һәм аның хатыны Алинә гаиләсендә беренче бала туды, аңа Динар дип исем куштылар», — дип язды ул.

Мәһдиев ассызыклаганча, аның фикеренчә, шәһәр — авыр минутларда ярдәм итәргә һәм шатлык мизгелләрен уртаклашырга әзер бер зур гаилә. 

«Алинә белән Динарга сәламәтлек, ә Эдуардка туганнары һәм якыннары янына исән-сау кайтуын телим!» - дип өстәде мэр.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading