16+

Мобилизацияләнгән казанлыларның балаларына пластик карталар биреләчәк

Мобилизацияләнгән казанлыларның балаларына пластик карталар биреләчәк.

Мобилизацияләнгән казанлыларның балаларына пластик карталар биреләчәк.

Алар ярдәмендә балалар муниципаль һәм республика мәдәният учреждениеләренә, шулай ук спорт объектларына бушлай йөри алачаклар.

Мобилизацияләнгән ир-егетләр гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларга ташламаларны раслау өчен пластик карталар бирәчәкләр. Мондый яңалык Казан шәһәре мэры Илсур Метшин кушуы буенча кабул ителде. 

Алар белән балалар муниципаль һәм республика мәдәният учреждениеләренә, шулай ук спорт объектларына бушлай йөри алачаклар. Карталар бирү датасы турында соңрак билгеле булачак. 

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казанда мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб утырышы узды, аның барышында шәһәр хакимияте чараларның тулы исемлеген атады.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading