16+

Мобилизацияләнгән һәм контрактчыларга хәрби операциядә катнашканнары өчен икеләтә стаж исәпләнәчәк

Мобилизацияләнгән, контрактчы һәм ирекле ярдәмчеләр Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан чорда икеләтә күләмдә стаж исәпләнәчәк. Бу хакта РФ Министрлар кабинетының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мобилизацияләнгән, контрактчы һәм ирекле ярдәмчеләр Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан чорда икеләтә күләмдә стаж исәпләнәчәк. Бу хакта РФ Министрлар кабинетының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Хөкүмәт мобилизацияләнгән, контрактчы һәм үзиреклеләр өчен иминият стажын исәпләү турында карар кабул итте. Мондый гражданнарның махсус хәрби операциядә катнашу чоры аларның иминият стажына икеләтә исәпләнәчәк", - диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш, мобилизацияләнүчеләргә салым декларацияләре һәм счетлар буенча акча әйләнеше турында хисаплар бирү вакытын озайттылар, ә мобилизацияләнгән эшкуарларны статистик бурычтан азат иттеләр.

"Мобилизация буенча чакырылган бизнес вәкилләре хәрби хезмәт вакытында мәҗбүри статистик хисап бирү зарурлыгыннан азат", - дип ассызыклый Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

Тиешле карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading