16+

Мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына җибәрү өчен 800 000 сум җыелды

Мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына җибәрү өчен 800 000 сум җыелды, дип хәбәр итә Диния Нәзарәте.

Мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына җибәрү өчен 800 000 сум җыелды, дип хәбәр итә Диния Нәзарәте.

Махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы сугышчыларына ярдәм йөзеннән акча җыю турында игълан ителгәннән соң, ике тәүлек эчендә Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондына 800 000нән артык сум акча килде. Акча җыелу хакында мәгълүматны таратуда массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук Руслан Нәгыев, Марсель Вәгыйзов, Әбри Хәбриев, Рәсүл Тавдиряков, Илназ Габидуллин, Рамил Шәрәфиев, Регина Дунаева, Рафилә Шәмсетдинова, Альбина Фазлыева, Данил Сәфәров, Марсель Әхмәдуллин кебек танылган блогерлар һәм мөселман җәмәгать эшлеклеләре, @halal_kazan һәм @minem_berenche_namazim аккаунтлары булышты.

Моннан тыш, матди ярдәм җыю акциясенә “Приют человека”, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм “С верой в будущее” хәйрия фондлары кушылды.

Акция кысаларында беренче чиратта хәләл азык-төлек сатып алыначак һәм җибәреләчәк: болар – тушенка, казылык, армия өчен коры паеклар, шулай ук термокием, йон оекбашлар, аптечка, перчаткалар. Акча җыю һәм солдатлар өчен кирәк-ярак әйберләрне алу дәвам итә. Теләгән һәр кеше үз өлешен кертә ала.

Акча күчерү өчен реквизитлар сылтама буенча.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading