16+

«Мондый җай чыкканга сөенәбез»

Казанда 24-28 август көннәрендә Казанда узачак Worldckillc Эшче һөнәрләрнең Дөнья чемпионатында башкалабызның кайбер мәктәпләренең “Бер мәктәп-бер ил” дигән акциядә катнашуын без газетабыз битләрендә әледән-әле хәбәр итеп киләбез.

Казанда 24-28 август көннәрендә Казанда узачак Worldckillc Эшче һөнәрләрнең Дөнья чемпионатында башкалабызның кайбер мәктәпләренең “Бер мәктәп-бер ил” дигән акциядә катнашуын без газетабыз битләрендә әледән-әле хәбәр итеп киләбез.

Мәктәпләргә генә түгел, кайбер һөнәри урта уку йортларына да бирелгән икән мондый зур ышаныч. Казанның  Кече бизнес һәм үзмәшгульлек  колледжы да кунакларны каршы алучылар арасында булачак. Аларга Швеция һәм Мисыр вәкилләре киләчәк.
 
– Бу безнең уку йорты өчен зур дәрәҗә, бик җаваплы һәм зур эш.  Без моны яхшы  аңлыйбыз, шуңа да  ныклап әзерләнәбез, - диде  әлеге уку йортының директоры Ольга Силантьева.  - 1-4 курсның барлык укучылары да катнашачак бу чарада. 200ләбе Казан -экспо мәйданчыкларында волонтер булса, 50гә якыны кунакларны колледжда каршы алачак. Укытучыларның да барысы да катнашачак. Шулай итеп, бергәләп дустанә  эшлекле моһит тудырырга җыенабыз.

Директор әйтүенчә, колледжда бу уңайдан  Worldckillc  хәрәкәтенә, Казанга, Татарстанга һәм киләсе  кунакларның илләренә багышланган күргәзмәләр эшләячәк. Укучылар көче белән төрле милләт халыкларының җыр-биюләреннән торган концерт әзерләнә. Өч ил катнашында интерактив мастер-класслар да булыр дип көтелә.  Бу чемпионат укучыларның һөнәри осталыклары белән бергә  төрле талантларын ачарга да ярдәм итәр дип тә ышаналар әлеге уку йортында.

- Укучыларыбызның мөмкинлекләрен күрсәтәсебез килә. Аларга мондый  җай чыкканга  сөенәбез. Ә чемпионаттан бары тик җиңү генә көтәбез, -  диде Ольга Владимировна  Силантьева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading