16+

Мөнир Гафиятуллин: «Рөстәм Миңнеханов юлламасында илкүләм программалар турында сүз күп булды»

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов юлламасы турында ни уйлый?

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов юлламасы турында ни уйлый?

–    Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советы юлламасында илкүләм программалар турында билгеләп узды. Республикада халык өчен мөһим булган социаль объектлар, юллар төзелә, һәм аларның район җирләрендә сафка басуы аеруча мөһим. Икьтисадның драйверы булып торган кече һәм урта эшмәкәрлек турында да сүз булды. Кече эшмәкәрлек урта, урта эшмәкәрлек зур эшмәкәрлеккә үсәргә тиеш. Шулай ук ислам банкингы турында да ишеттек. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, әлеге өлкәдә кадрлар әзерләү бурычы тора. 
Сәнәгать предприятиеләре турында сүз күп булды. Алар тулы көченә эшләп килсәләр дә, яңа чакырулар чорында эшлисе эшләр дә күп. 
Шул ук вакытта икътисадны үстерү өчен кадрларны мәктәп чорыннан ук әзерли башларга кирәк. Татарстан Рәисе үзенең чыгышында соңгы елларда профильле математика, физика һәм химия БДИ сайлаган укучыларның саны кимүгә борчылуын белдерде. Кадрлар әзерләгәндә предприятиеләрдәге ихтыяҗларны истә тотарга кирәклеген билгеләп үтте, - ди Мөнир Гафиятуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading