16+

“Мәрхәмәт” - гаиләләр сагында тора

Татарстан Дәүләт Советының "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе республика закон чыгару органында балалар, гаилә, хатын-кызлар, көнүзәк мәсьәләләргә кагылышлы законнар кабул итүгә йогынты ясый һәм аларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә.

Татарстан Дәүләт Советының "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе республика закон чыгару органында балалар, гаилә, хатын-кызлар, көнүзәк мәсьәләләргә кагылышлы законнар кабул итүгә йогынты ясый һәм аларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә.

"Мәрхәмәт" берләшмәсе 2015 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда берләшмә җитәкчесе Татьяна Ларионова шулай дип белдерде. Аның әйтүенчә, хәзер республика районнарында да шундый ук берләшмәләр эшләп килә. Районнардагы хатын-кыз депутатлар социаль юнәлештә эш алып бара.
- 2016 елда берләшмә үзенең эшчәнлегенә яңача якын килде. Без районнарга, министрлыклар, загс, Президент ярдәмчеләренә хат белән мөрәҗәгать иттек. Алардан эшчәнлегебезгә карата тәкъдим-идеяләрен сорадык. Шулар нигезендә планнар билгеләдек, алар бик кызыклы, күпьяклы булып чыкты, - ди Татьяна Ларионова.
Берләшмә ятим, инвалид балаларның проблемаларын уңай якка чишү буенча күп эш башкарган. Аларның торак-коммуналь хезмәтләргә бурычларын шактый киметүгә ирешкәннәр. Төгәлрәк әйткәндә, бурычлар 16 миллионга кимегән. Калган бурыч - 52 миллион, аның 30 миллионы Казанга туры килә.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасын да контрольдә тоталар. Ел саен 300дән артык ятим бала тораклы була икән.
Журналистларның, тораклы булган ятимнәрнең намуссыз кешеләр тозагына эләгү куркынычы бармы, дигән соравына Татьяна Ларионова, фатирларны аларга найм килешүе нигезендә бирелүен, аны сатып та, сатып алып та булмаячагын әйтте. Килешү биш елга, аннары фатирны социаль найм шартларында куллана алалар.
"Мәрхәмәт"леләрне аерылышучы парлар саны арту да борчый.

- Гаилә кыйммәтләрен саклауга зур көч куячакбыз. Республикада "Әтиләр союзы" иҗтимагый оешма эшләп килә. Әлеге оешманың статусын күтәрергә кирәк. Шул уңайдан март ахырында республика дәрҗәсендә конференция үткәрергә җыенабыз. Депутат хатын-кызлар хәйрия эшенә дә зур игътибар бирә. Узган елны декабрь уртасында "Әкият" курчак театрында хәйрия концерты уздырдык анда балалар йортларыннан 500 бала катнашты. Әлеге чараны традициягә кертергә җыенабыз, - диде журналистларга берләшмә җитәкчесе.
Татьяна Ларионова "Нечкәбил", Татарстан энҗесе" бәйгеләренә дә тукталды. Берләшмә аларны үткәрүдә зур булышлык күрсәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading