16+

Мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул ителә

1 ноябрьдә XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 ноябрьдә XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юбилей кинофестивале 2019 елның апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә «Россия – Ислам дөньясы» Халыкара икътисади саммиты кысаларында узачак.

Сайлап алу комиссиясе үз эшен март башына тәмамлаячак, шуннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк. Сайлап алу комиссиясе кабул иткән фильмнар фестивальнең 2019 елгы конкурс афишасына керәчәк.

Конкурс программасыннан тыш, конкурстан тыш һәм параллель программалар да төзеләчәк. Фестиваль кысаларында кинематографистлар белән иҗади очрашулар, мастер-класслар, кино сәнгатенең актуаль проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлләр, матбугат конференцияләре узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading