16+

Мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең форумы уздырыла

29-30 сентябрьдә казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы уздырыла.

29-30 сентябрьдә казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы уздырыла.

Форумны Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Казан федераль университеты Россия ислам институты белән берлектә оештыра. Дин гыйлемен бирүче мөгаллимнәр җыены 2011 елдан бирле уздырылып килә һәм ул дини мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшү чарасы булып тора.

Быелгы җыенда дини мәгариф белән бәйле федераль законнар, балалар өчен мөселман лагерьларен оештыру, мәчетләр каршында оештырылган курсларда укытучылар гыйлемен күтәрү турында фикер алышу көтелә. Җыенда катнашучыларны үрнәк дини уку йортлары тәҗрибәләре, дөньяви уку йортлары белән хезмәттәшлек итү юллары, дини мәгарифтәге яңа стандартлар белән таныштыру көтелә. Чарага, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Марокка, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләре мөгаллимнәре дә чакырылган. Анда Татарстаннан 500дән артык мөгаллим катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading