16+

Мәскәү блогерының туган көнендә өч кешенең үлем сәбәбе әйтелде

Екатерина Диденко уздырган кичәдә 18 кеше бәйрәм иткән.

Екатерина Диденко уздырган кичәдә 18 кеше бәйрәм иткән.

Мәскәүдә блогер Екатерина Диденконың мунча комплексында уздырган туган көнендә кешеләрнең үлем сәбәбе ачыкланган. Хокук саклау органнарындагы үз чыганакларына сылтама белән RT хәбәр иткәнчә, үпкәләренә су керү өч кешенең үлеменә китергән.

Бассейнга коры боз салу сәбәпле химик реакция барлыкка килгән һәм судагы өч кеше көчле төтендә аңнарын югалтып, суга баткан, диелә хәбәрдә. Су керүчеләр агуланмаган, ә батып үлгән, дип җиткергән басманың үз чыганаклары.

Үлүчеләр – блогерның ире Валентин һәм 25әр яшьлек Юрий Алферов белән Наталья Монакова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading