Мәскәү-Казан тизйөрешле автотрассасын 2020 елда төзи башлап, 2027 елда тәмамлаячаклар. Бу хакта вице-премьер Максим Акимов хәбәр итә.
-2020 ел башында Мәскәү белән Владимир арасындагы тизйөрешле участокларны ясый башлыйбыз. Ул 145 чакрым булачак һәм Балашиха белән Ногинскны әйләнеп узачак, - ди Максим Акимов.
Тулысынча трасса 2027 елга әзер булыр дип көтелә.
Проектны төгәлләү срогы юлларда ремонт эшләре башкарырга кирәк булганга кичектерелгән. Чөнки М-7 ”Волга” трассасын нормаларга китерергә яисә, ике полосалы булган урыннарын өч полосалы итү кирәклеген аңлата вице-премьер.
Проектны тормышка ашыру өчен 730 миллиард сум тотылачак.
Моңа кадәр транспорт министры Евгений Дитрих Финанс министрлыгының трассаның ике участогын – Мәскәүдән Владимирга һәм Казаннан Канашка булган өлешен төзүне хуплавын белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар