Мәскәү татарлары тормышын бәян иткән "Тайны татар Москвы" фильмы АКШта узган "Best Shorts Competition" халыкара кинофестивалендә төп бүләккә - статуэткага ия булды.
Кинокартинаның режиссеры - Фәрит Фәрисов. Фильмны комиссия май аенда ук "Кыска метражлы документаль кино" номинациясе өчен сайлап алган булган. Калифорниянең Сан-Диего шәһәрендә 5 нче тапкыр уздырылган фестивальдә җиңү яулаган кинокартина "Тайны татарского народа" трилогиясенең бер өлеше булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар