16+

Мәскәүдә Казан турында фотолар һәм мәгълүмат урнаштырылган метро поезды йөри башлады

Ростуризмның тематик поездын бөтен Россиядән 20 истәлекле урын сурәтләре бизи.

Ростуризмның тематик поездын бөтен Россиядән 20 истәлекле урын сурәтләре бизи.

Мәскәүдә метроның Сокольников тармагы буенча брендланган туристик поезд йөри башлады. Һәр вагонда пассажирлар Россиянең туристик юнәлешләре, иң матур урыннар һәм кызыклы маршрутлар, шәһәрләр һәм аларның истәлекле урыннары турында белә алачак. Күчмә составка Россиянең 19 төбәгендәге 20 кызыклы һәм уникаль туристлык ноктасы турында мәгълүмат төшерелгән, алар арасында Татарстан Республикасы һәм аның башкаласы, Казан да, бар.

Поездны бизәүдә Россия төбәкләренең туристик тарту нокталары (Көньяк курортларыннан алып Төньякның поляр балкышына, Балтыйкның ком калкулыкларына һәм Ерак Көнчыгышка кадәр) турында мәгълүмат файдаланылган. Поездда Адыгеядагы Лаго-Наки платасы, Иркутск өлкәсендәге Байкал күле, Казан, Санкт-Петербург, Владимир өлкәсе, Кабарда-Балкар, Мурманск өлкәсе һәм башка төбәкләрнең истәлекле урыннары фотографияләре тәкъдим ителгән.

Шулай ук вагоннарда теге яки бу объектның мәдәни, гастрономик үзенчәлекләре турында мәгълүмат бар. Тематик поезд пассажирларны ил буйлап сәяхәтләргә рухландыра алыр дип көтелә. Туристик юнәлешләр турында өстәмә мәгълүматны алар вагоннардагы QR-кодлар ярдәмендә белә алалар. Аларны сканерлаганда сайт ачыла.

Брендланган поезд 2022 елның 29-нчы маена кадәр йөриячәк. Ай саен ул якынча 20 млн кешене ташыячак, дип хәбәр итә Ростуризм матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading