16+

Мәскәүдә Коръән фестивале була

27 мартта Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Коръән фестивале ачыла.

27 мартта Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Коръән фестивале ачыла.

Чараны Россия мөселманнары диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы, Мәскәү мөселманнары диния нәзарәте оештыра. Көн дәвамында фестивальне 10 мең кеше күрә алачак. Чакырылган кунаклар арасында төрле милләт һәм диндәге танылган сәясәт, җәмәгать, сәнгать, мәдәният эшлеклеләре, руханилар, язучылар бар. Фестиваль кысаларында күргәзмәләр, ярминкәләр эшләячәк.

Коръән фестивале сәгать 10:00нан 22:00гә кадәр эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading