16+

Мәскәүдә коронавирустан 12 пациент вафат булган

Алар арасыннан өч кеше 45 яшьтән кечерәк булган. Бу хакта ТАСС мәгьлүмат агентлыгы хәбәр итә.

Мәскәүдә коронавирустан 12 пациент вафат булган

Алар арасыннан өч кеше 45 яшьтән кечерәк булган. Бу хакта ТАСС мәгьлүмат агентлыгы хәбәр итә.

"Таҗлы вирус" йоктырып вафат булган 12 пациентта үпкә ялкынсынуы диагнозы расланган, алар арасында 45 яшьтән кечерәк өч кеше булган. Бу хакта җомга көнне коронавирус белән вәзгыятьне контрольдә тоту һәм мониторинглау буенча оператив штабта хәбәр иттеләр. Шулай итеп, Мәскәүдә "яңа коронавируслы инфекция" аркасында үлүчеләр саны 50 кешегә җитте.

"Мәскәүдә үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган һәм тест ярдәмендә әлеге инфекция расланган 12 пациент вафат булды. Үлүчеләр арасында - 33 яшьтән 87 яшькә кадәрге хасталар. Өч үлгән кеше 45 яшькә чаклы булган", - диелә хәбәрдә. Биредә шулай ук 39 һәм 42 яшьлек пациентларның йөрәк белән проблемалары булуын ачыкладылар. Аларда йөрәк һәм бавыр җитешсезлеге күзәтелгән.

Моннан тыш, 33 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә үзе килмәгән һәм ярдәм сорап та медикларга мөрәҗәгать итмәгән. "Авыруларның дүртесе хроник бронхиттан интеккән. Барлык пациентларның да ниндидер башка төрле чирләре  булган. Әйтик. гипертония, атеросклероз, йөрәк авыруы. Пациентларның берсе федераль хастаханәдә дәвалануда иде", - диелә штаб хәбәрендә.
 

Россиядә 9 апрельгә "таҗлы вирус" йоктыруның 10 131 очрагы теркәлгән, 698 кеше сәламәтләнгән. Чир йоктыру очракларының күпчелек өлеше Мәскәүгә туры килә (6 698). Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, пәнҗешәмбе иртәсенә 76 кеше үлгән. Хөкүмәт илдәге вәзгыять турында мәгълүмат җиткерү өчен стопкоронавирус.рф ресурсын эшләтеп җибәрде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading