16+

Мәскәүдә мәчет ачыла

23 сентябрь көнне, Корбан гаете алдыннан, Мәскәү җәмигъ мәчете ачыла. Аны ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин катнашыр дип көтелә.

23 сентябрь көнне, Корбан гаете алдыннан, Мәскәү җәмигъ мәчете ачыла. Аны ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин катнашыр дип көтелә.

Мәскәү җәмигъ мәчете - Россия башкаласындагы иң зур һәм борынгы мәчетләрнең берсе. Мәскәү җәмигъ мәчете 1904 елда эшмәкәр Салих Ерзин акчасына төзелә. Гыйбадәт залы 800 кешегә исәпләнгән булуга карамастан, мәчет дини бәйрәмнәр көннәрендә меңнән артык диндарны сыйдырган. Ул дин эзәрлекләнгән иң кырыс елларда да ябылмаган. Шулай да 1980 елдагы Мәскәү җәйге Олимпиадасы алдыннан, "Олимпийский" спорт комплексы янәшәсендә урнашкан мәчетне сүтү куркынычы туа. Гыйбадәт йортын Мәскәү дин әһелләре һәм гарәп илчеләре генә коткарып кала.

2011 елда Мәскәү җәмигъ мәчете, үзгәртеп кору нияте белән, тулысынча сүтелә.

Яңа төзелгән мәчетнең гомуми мәйданы 18,9 мең кв метр тәшкил итә. 6 катлы әлеге гыйбадәт йорты мәхәллә кешеләре, шул исәптән физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. Мәчеттә 7 лифт эшли. Аның гөмбәзенең биеклеге - 46 метр, диаметры - 27 метр. Яңа җәмигъ мәчетендә берьюлы 10 меңгә кадәр кеше гыйбадәт кыла ала. Аны торгызуга үзләреннән өлеш керткәннәрнең исемнәре җәмигъ мәчетенең Алтын китабына кертелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading