16+

Мөслим – күтәрелгән, Саба – төшкән

Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин журналистлар белән очрашуда хәбәр иткәнчә, 2018 ел йомгаклары буенча, Татарстанның җыелма төбәк продукты 2 трлн 440 млрд сумга җиткән.

Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин журналистлар белән очрашуда хәбәр иткәнчә, 2018 ел йомгаклары буенча, Татарстанның җыелма төбәк продукты 2 трлн 440 млрд сумга җиткән.

Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Россия субъектлары арасында җиденче урында тора. Авыл хуҗалыгы һәм төп капиталга инвестицияләр кертү буенча – дүртенче, сәнәгать җитештерүе һәм төзелеш буенча – бишенче, сәүдә әйләнеше буенча сигезенче урынны алып тора. Сәүдә динамикасына төп уңай күрсәткечне сәнәгать җитештерүе һәм сәүдә бирә.

Узган ел авыл хуҗалыгы тармагында хәлләр мактанырлык булмаган. Җыелма төбәк продукты 216 млрд сумны тәшкил иткән.  
Узган елның гыйнвар-ноябрь нәтиҗәләре буенча, республикада уртача хезмәт хакы 34 194 сумны тәшкил итә. Бу исә 2017 ел белән чагыштырганда, 8,6 процентка күбрәк.
Олег Пелевин әйтүенчә, Татарстанның Икътисад министрлыгы әзерләгән күрсәткечләр буенча, социаль-икътисади үсеш рейтингында Казан, Әлмәт һәм Лаеш районнары алдынгы урында бара.
Әлеге рейтингта Мөслим районы – сигез, Теләче, Аксубай, Тәтеш районнары алты позициягә күтәрелде. Ә менә Кайбыч, Саба районнары позицияләрен киметкән. Әлеге үзгәрешләр эшсезләр саны кимү (арту), төп капиталга (бюджет акчаларыннан тыш) инвестицияләр күләме һәм авыл хуҗалыгының җыелма продукциясе арту (кимү) белән бәйле, – дип аңлатты министр урынбасары.
Бүгенгә Татарстанның моношәһәрләр исемлегенә җиде моношәһәр керә: Яшел Үзән, Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Кама Тамагы, Чистай, Түбән Кама.

Стратегия-2030 ны тормышка ашыру кысаларында барлык 45 район һәм шәһәрләрдә үзәкләштерелгән эш уздырылган. Стретегик планнарны тормышка ашыру өчен республикага югары класслы белгечләр кирәклеген билгеләп узды министр урынбасары. Мондый белгечләр КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында әзерләнә. Быел әлеге программа буенча укучы беренче “карлыгач”лар чыгарылачак.

- Быел без Стратегия-2030 га үзгәрешләр кертәбез. Төп үзгәрешләр синхронлаштыру һәм милли проектлар белән бәйле. Шулай ук һәр татарстанлы үзенең фикерләрен махсус сайт – i.tatarstan2030.ru һәм мобиль кушымтасында калдыра ала. Әлегә кадәр халыктан 3,5 мең тәкъдим кабул ителде, – диде Олег Пелевин.             
  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading