Сабан туе тәмамлангач та, ШК хәбәрчесе Муса белән сөйләшеп алды. Анда ул Мусаның кайсы район өчен көрәшүе белән кызыксынды.
- Тумышым белән мин Мари Иленнән, ләкин инде шактый вакыт Татарстан өчен көрәшәм.Моңа кадәр Теләче районы өчен көрәшсәм, бүгенге көннән мин инде Лаеш районы данын яклаячакмын.
Лаеш районы өчен Динар Кәримуллин да, Ранис Галимуллин да көрәшә инде. Ренас Кәлимуллин әлегә алар өчен көрәшми, ләкин соңгы араларда еш кына шулар компаниясендә күренгәли башлады. "Утсыз төтен булмый", диләрме әле? Бәлки уты инде бардыр, төтенен генә көтәсе калгандыр...
Комментарийлар