16+

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Казанда әтисенең шигырьләрен укый

Бүген Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды. Ә февраль аенда безне Җәлил белән бәйле тагын бер юбилей көтә.

Бүген Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды. Ә февраль аенда безне Җәлил белән бәйле тагын бер юбилей көтә.

«Моабит дәфтәрләре»нең туган илгә кайтып, Татарстан Дәүләт музеена саклауга тапшырылуына - 50 ел. Шул уңайдан «Моабит дәфтәрләре»н укыйбыз» дигән акция уздырыла. Аны КФУда Чулпан Муса кызы әтисенең «Була кайчак...» шигырен укып ачып җибәрәчәк. Аннары студентлар «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләрне төрле телләрдә яңгыратачак. Тагын шунысы әһәмиятле, Җәлил иҗатын яраткан һәркем бу акциядә катнаша, Җәлил шигырен укыганын видеога төшереп, музей сайтына җибәрә ала. Ә бер айдан соң, 16 март көнне, музей-фатир йортыбызда «Үлмәс җыр» дигән батырлык һәм шигырь бәйрәме оештырып, «Моабит дәфтәрләре»нә кергән 91 шигырьнең барысын да укып чыгарга җыеналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading