16+

Нәбирә Гыйматдинова укучылары белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә җыена

21нче октябрьдә М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу үтә.

21нче октябрьдә М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу үтә.

Очрашу әңгәмә кебек уза: анда һәр кызыксынган кеше язучының әсәрләре туу тарихы, тормышы һәм башка үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба алачак.

Чарада Фоат Галимуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та катнаша. Казан театр училищесы студентлары язучының әсәрләреннән өзекләр укыячак.

Язучының 60 яшьлек юбилеена багышланган әлеге очрашу М.Җәлилнең музей-йортында 14:00дә башлана, дип хәбәр итә Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading