16+

Неймар имзасы куелган футбол тубын 80 меңгә саталар

Интернетта Неймар имзасы куелган футбол тубы, волонтер формасы сатам дигән белдерүләр очрый башлады.

Интернетта Неймар имзасы куелган футбол тубы, волонтер формасы сатам дигән белдерүләр очрый башлады.

Футбол йолдызы тамгалаган бер тупны 79 999 сумга бәяли сатучы. Шундый ук тупны икенче берәү 20 меңгә генә сата. Шул ук Неймарның үз фотосында калдырган имзасы 30 мең сум тора икән.

Волонтерлар исә формалары өчен 13 меңнән алып 70 меңгә кадәр акча сорый. «Рубин» уенчысы, Иран җыелма командасы өчен уйнаган Сердар Азмун аккредитация бейджын аэропортта югалткан. Хәзер исә шушы бейджны сатам дигән белдерү пәйда булды интернетта. Моның өчен сатучы 20 мең сум акча сорый.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading