16+

Ни өчен «Алтын йолдыз» алты таҗлы?

8 декабрь көнне «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Билгеле булганча, тамашачы тарафыннан премиягә лаеклы дип табылган лауреатлар «Алтын йолдыз» сынына ия була.

Ни өчен «Алтын йолдыз» алты таҗлы?

8 декабрь көнне «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Билгеле булганча, тамашачы тарафыннан премиягә лаеклы дип табылган лауреатлар «Алтын йолдыз» сынына ия була.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең өлкән бренд менеджеры Регина Карманова әйтүенчә, «Алтын йолдыз» сынының дизайнын ТНВ каналының иҗади төркеме уйлап тапкан, дүрт проект арасыннан иң-иңен сайлап алганнар.

– Әлеге сын мәрмәр таштан күтәрелүче үсентене гәүдәләндерә. Ягъни аннан халык мәхәббәтен яулаячак җыр үсеп чыга. Үсентенең башында алты таҗлы йолдыз балкып тора, һәр таҗы аерым бер мәгънәгә ия: җыр, җырны башкаручы артист, җыр сүзләрен язган шагыйрь, җырның көен иҗат иткән композитор, «Болгар радиосы» һәм, әлбәттә, халык. Алар бергәләп халык күңеленә үтеп керердәй чын хит барлыкка китерә, – дип сөйләде Регина Карманова.

Әйтергә кирәк, «Алтын йолдыз» сынының нигезендә торучы яшел мәрмәр Һиндстаннан кайтартыла. Махсус эретеп ясалган үсентенең үрнәге 2013 елда расланган. Алты таҗлы йолдызның уртасы Урал бәллүр кристаллы белән бизәлгән. Ул бриллиант ташына хас 57 кырлы итеп эшкәртелгән.

– Узган ел «Болгар радиосы» V Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында матур традициябез барлыкка килде: һәркемгә «Алтын йолдыз» сынын гәүдәләндергән эксклюзив йолдызлар өләштек. Быел да «Пирамида»га киләчәк кунакларны бүләкләр көтә. Барыгызны да 8 декабрь көнне «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында көтеп калабыз! – диде Регина Карманова.

ТНВның пиар бүлеге.

Реклама 6+

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading