16+

Ни өчен коронавирустан дару юк?

Роспотребнадзорда коронавирустан дару булмавын аңлаттылар.

Роспотребнадзорда коронавирустан дару булмавын аңлаттылар.

Россиядә коронавирусны дәвалау өчен препарат юк, чөнки бу авыру сезонлы, дип белдерде Роспотребнадзорның эпидемиология үзәгенең фәнни эш буенча директор урынбасары Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов. Аның сүзләренә караганда, хәзер бу юнәлештә эшләр бара. "Бу юнәлештә эшләр алып барыла, ләкин, дару барлыкка килүдән тыш, концентрация, доза сайларга кирәк. Шуңа күрә вакциналар булдыруга караганда, бу эш дәвамлырак, озынрак. Тикшеренүләр алга таба да дәвам итәчәк, әмма вирус сезонлы булса, алар туктатылачак", - дигән Горелов РИА Новостига.
Горелов ассызыклаганча, препаратлар эшләп чыгару озак вакытны ала. Хәзер Россиядә рәсми рәвештә дүрт вакцина рөхсәт ителгән - "Спутник V", "ЭпиВакКорона", "КовиВак" һәм "Спутник Лайт".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading