16+

Ни өчен коронавирус ачыклаучы тестлар ялган нәтиҗә күрсәтергә мөмкин?

Сынау нәтиҗәләренең дөреслеге 99,8-99,9% тәшкил итә, әмма кайвакыт алар ялган нәтиҗә күрсәтә алалар.

Сынау нәтиҗәләренең дөреслеге 99,8-99,9% тәшкил итә, әмма кайвакыт алар ялган нәтиҗә күрсәтә алалар.

ТР буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясендә моның ни өчен шулай килеп чыгуын аңлатты. Аның сүзләренчә, тестларның ялгыш булу мөмкинлеге бик аз. Әмма өйрәнелүче материал дөрес алынмаса, аны китерү яки эшкәртү процессы тиешенчә башкарылмаса, ул ялгыш нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Дөрес, моның булуы икеле дип аңлатты санитар табиб, чөнки барлык лаборантлар да өйрәтелгән һәм Covid-19 га анализ ясарга мөмкинлек бирә торган таныклыкка ия. Моннан тыш, һәр медицина оешмасы да коронавирус ачыклауга тестлар үткәрә алмый. Моның өчен учреждение катгый тикшерү узарга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading