16+

Ни өчен йөкле хатын-кызның тозлы кыяр ашыйсы килә?

Хатын-кыз организмы аз гына үзгәрешләргә дә сизгер.

Хатын-кыз организмы аз гына үзгәрешләргә дә сизгер.

Йөккә узгач ул күпләп прогестерон бүлеп чыгара башлый. Әлеге гормон кан тамырларына тәэсир итә, нәтиҗәдә кан әйләнеше начарая, кан басымы төшә. Моның аркасында күп кенә гүзәл затларның йөккә узгач башы әйләнә, сулыш алуы авырая, йокысы килә.

Тозлы ризыклар исә кан басымын нормага китерә. Шулай ук тозлы ризык ашаганнан соң күп итеп су эчәсе килә, су исә кан әйләнешен яхшырта.
Тозлыга тартылу беренче өч ай дәвамында күзәтелергә мөмкин. Ләкин булачак ана тозны чама белән кулланырга тиеш. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading