16+

Әни кеше 16 яшьлек кызын наркотиклар сатуга җәлеп иткән

Казанда яшәүче 35 яшьлек хатынны һәм аның 16 яшьлек кызын наркотиклар сатуда шикләнеп тоткарлыйлар. Алардан 40 граммга якын наркотик матдәләр алынган.

Казанда яшәүче 35 яшьлек хатынны һәм аның 16 яшьлек кызын наркотиклар сатуда шикләнеп тоткарлыйлар. Алардан 40 граммга якын наркотик матдәләр алынган.

РФ Җинаять кодексының 228 маддәсенең 2 нче өлеше буенча (наркотик чараларны сату максатыннан законсыз сатып алу, саклау) җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

«Өй сагы астында булса да, хатын үзенең әлеге гамәленнән баш тартмаган һәм билгесез кешедән наркотиклар сатып алган, аларны соңрак саткан. Бу эшенә балигъ булмаган кызын да җәлеп иткән", - диелә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенең хәбәрендә. 

4 августта Яшел Үзән районында полиция хезмәткәрләре аларның икесен дә тоткарлый. Кызның биштәрендә наркотик тутырылган 15 төргәк (7,8 грамм авырлыкта) табыла. Үсмернең телефонында шулай ук “закладка”ларның кайда урнаштырылуы турындагы фотолар да була. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading