Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 33 яңа очрагы теркәлгән.
Бу хакта журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, бүгенге көндә республикада әлеге авыруның барлыгы 20703 очрагы теркәлгән. Татарстанда 17 меңнән артык кеше, шул исәптән узган тәүлектә 23 татарстанлы дәваланган.
“Пандемия башланган чорда кешеләр өйдә утырганда, бездән көн саен вакцина сорап шалтыраттылар. Хәзер бу мөмкинлек бар, һәркемгә коронавирустан вакцина ясатырга тәкъдим итәбез. Тик халык ни өчендер тынычланды. Югыйсә прививка барыбызны да бу чирдән саклый”, - дип вакцина ясатырга өндәде Любовь Авдонина.
Комментарийлар