16+

Николай Басков яман шеш белән авырый?

Соңгы арада кайбер Русия киңкүләм мәгълүмат чаралары Николай Басковны җитди авырый, диләр.

Соңгы арада кайбер Русия киңкүләм мәгълүмат чаралары Николай Басковны җитди авырый, диләр.

Аны күптән түгел дәваханәдә дә күргәннәр. Кайбер чыганакар артистта яман шеш авыруы дип тә яза.

Имеш, соңгы арада җырчы күпкә ябыккан, йөзендә дә яктылык югалган. Соңгы арада ул телевизорда да бик күренми башлаган. Концертлар белән дә гастрольләргә бик чыкмаган.

Әмма артистның якын дуслары бу хәлгә ачыклык керткән. Җырчың хәле яхшы, дәваханәдә планлы тикшерү генә үткән. Ә гастрольләргә килгәндә, ул пандемия булу сәбәпле аларны күчереп торган. Алар журналистларга артистның Интернет челтәрендәге сәхифәләренә язылырга һәм аның тормышында нинди хәлләр булуы турында анда танышырга мөмкин, дип белдергән.

Әлеге вакытта җырчы Сейшел утрауларында ял итә икән, дип яза "Кызыл таң".

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading