16+

Әнисе тәмәке тартырга чыккан арада, бер яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән

28 июль көнне төнлә Казанда Гудованцев урамындагы йортның икенче каты тәрәзәсеннән бер яшьлек бала егылып төшкән. Баланың әнисе бу вакытта тәмәке тартырга чыгып киткән була. 

28 июль көнне төнлә Казанда Гудованцев урамындагы йортның икенче каты тәрәзәсеннән бер яшьлек бала егылып төшкән. Баланың әнисе бу вакытта тәмәке тартырга чыгып киткән була. 

Сабыйның тәрәзәдән егылып төшүе хакында әни кешегә күрше йортта яшәүчеләр хәбәр итә, шаһитләр тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта. Ә әни кеше баланы кулына ала да, өенә йөгерә һәм ишекне ачудан баш тарта. 

Тик тиздән хатын зыян күргән бала белән хастаханәгә үзе китә, ә бу вакытта тагын ике баласы өлкән абыйлары күзәтүе астында кала. Билгеле булганча, әтиләре алар белән яшәми, дүрт баланы әниләре берүзе тәрбияли.

"Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре, профилактика системасы органнары вәкилләре белән берлектә, әлеге хәлнең шартларын җентекләп өйрәнә",-дип ачыклык кертте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаэль Сәгъдиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading