16+

Нобоа «Рубин»да уйнап торачак

«Рубин»ның ярымсакчысы Кристиан Нобоа «Зенит»тан кабат Казан командасына һәм Корбан Бердыевка кайтуына бик шат. «Бердыевның таләпчән икәнен беләм. Мин өйгә кайткан кебек, «Рубин»га кайтачагымны һәрчак белә идем», – дигән Нобоа.

«Рубин»ның ярымсакчысы Кристиан Нобоа «Зенит»тан кабат Казан командасына һәм Корбан Бердыевка кайтуына бик шат. «Бердыевның таләпчән икәнен беләм. Мин өйгә кайткан кебек, «Рубин»га кайтачагымны һәрчак белә идем», – дигән Нобоа.

Ярымсакчыны Казанның үзгәрүе, клубның яңа базасы һәм өйрәнүләр мәйданчыгы гаҗәпләндергән. Нобоаның төп теләге – уйнау, әмма «Зенит»та ул үзе теләгән хәтле уйный алмаган һәм «Рубин»га күчү турында карарны кабул итә. Шул ук вакытта ул Питер клубына рәхмәтле һәм аның алтынны алуын тели. «Без «Зенит»ның төп көндәшләреннән очколарны тартып алабыз икән – питерлыларга ярдәм итә алабыз дигән сүз. Өч айдан соң мин кабат Питерда уйнаячакмын, әгәр мин ул команда составында Чемпионнар лигасында уйный алсам, бар да искиткеч яхшы булачак!» – дип белдергән Кристиан.

Казан командасыннан тыш, аның тагын Эквадор һәм АКШ командалары өчен уйнау мөмкинлеге дә булган. Нобоа үзе дә, «Зенит» та аның еракка китүен теләми, шунлыктан ул Казан клубында уйнап торачак. «Рубин»да футболчының балалары да шөгыльләнә, аларга якын булу теләге дә аны Татарстанга тарткан. «Гаиләгә якын булу – хәлиткеч факторларның берсе. Алар өчәү иде: уен практикасы, тренер һәм балаларга якын булу. Без бергә булганда, миңа психологик яктан күпкә җиңелрәк, бу бик нык ярдәм итә. Без көне буе уйныйбыз, хәзер минем аларның өйрәнүләренә бару мөмкинлегем бар», – дигән Кристиан Нобоа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading