16+

Нурбәк Батулла Рудольф Нуриев турындагы спектакльне кабат уйнаудан баш тарткан

Нурбәк Батуллин үзенең "MY NURIEV" хореографик спектаклен яңартырга теләми.

Нурбәк Батуллин үзенең "MY NURIEV" хореографик спектаклен яңартырга теләми.

"Мин Нурбәкнең Рудольф Нуриев турындагы спектакленә икенче автоном тормыш биреп, безнең Кариев театрына кайтару турында тәкъдим ясап карадым. Нурбәк теләми. Аның сәхнәгә чыгу теләге юк", - диде театрның баш режиссеры Ренат Әюпов Г.Кариев театрының 29нчы сезоны ябылу һәм "Супер кияү" спектакле чыгу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә.

"Ул узган этап. Бу спектакль минем Нуриевка мөнәсәбәтемне чагылдырган интим спектакль иде, - дип аңлатты Нурбәк бу каршылыгын "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Ул ике ел дәвамында куелса да бер уйнала торган спектакль итеп уйланылган иде, болай да инде мин аны тугыз тапкыр - ике тапкыр Казанда, җиде тапкыр Петербургта уйнадым. Аның вакыты узгандыр.

"Нуриев рухын тетрәндереп тору яхшы булмас. Кайбер нәрсәләрдән вакытында баш тартырга кирәк", - дип өстәде ул.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading