16+

Нурлатта янгын вакытында яшүсмер һәлак булган

24 июнь көнне иртән Нурлатта янгын вакытында 15 яшьлек яшүсмер һәлак булган.

24 июнь көнне иртән Нурлатта янгын вакытында 15 яшьлек яшүсмер һәлак булган.

Чернышевский урамы буенча торак йорт яну турындагы хәбәр аларның күршеләреннән кергән. Янгын бүлекләре килеп җиткәнче, бөтен йортны, мунчаны ут камап алган була.

Шул йортта яшәүче олы яшьтәге ханым сүзләренә караганда, өйдә аның оныгы булган, ул бу вакытта йоклаган. Әти-әнисе эштә булган. Әби кеше үзе бакчада эшләп йөргән.
«Аппаратлар ярдәмендә разведка үткәрү барышында йокы бүлмәсендәге идәндә яшүсмер табылды. Мөгаен, малай уянып, бүлмәдән чыгарга маташкандыр. Аны саф һавага чыгардылар, беренче медицина ярдәме күрсәттеләр, әмма ул үлгән иде», – диде районара янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы Әлмәрис Талипов.  Белгеч сүзләренә караганда, яшүсмернең тәнендә термик җәрәхәтләр булмаган. 

Янгынның сәбәбе-электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. Янгын йортны һәм сарайны тоташтыручы түбә арасында башланган. Көчле җил аркасында ут өйгә күчкән, дип яза Нурлат-Информ 




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading