16+

Әнвәр Нургалиев Марат Яруллинны микрофонсыз җырлаткан?

Яшь җырчы Марат Яруллин Башкортстанның Бакалы районы Сакат авылында кызыклы хәлгә юлыккан. Марат чыгыш ясаганда, музыка сүнгән.

Яшь җырчы Марат Яруллин Башкортстанның Бакалы районы Сакат авылында кызыклы хәлгә юлыккан. Марат чыгыш ясаганда, музыка сүнгән.

"Сакат авылында кызык хәл булды. Мин җырлаган вакытта кинәт аппарат сүнеп китте. Бактың исә, Әнвәр абый Нургалиев сәхнә артында үзенең "мощный" үтүге белән чәчәкле күлмәген үтүкли башлаган. Абыйның үтүгенә аппарат чыдамады. Ул күлмәген үтүкләп бетергәнче, микрофонсыз җырлап алдык. Абый, рәхмәт, күптән микрофонсыз җырлаганым юк иде", – дип көлгән Марат.

Әнвәр Нургалиев җавап итеп болай дигән: "Минем үтүк шундый ул, Марат туганым, весь яндыра". "Аңладым инде мин", – дип көлгән Марат.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading