16+

Өч машина катнашындагы авария: машина йөртүче хатын-кыз хастаханәгә озатылган

Татарстанның Апас районында өч автомобиль бәрелешкән.

Татарстанның Апас районында өч автомобиль бәрелешкән.

Каратун бистәсеннән ерак түгел өч машина: «Газель», «Лада Приора» һәм «Лада Калина» бәрелешкән. Бәрелүдән соң «Приора» юл кырыена төшеп киткән, йөртүчесе автомобиль салонында кысылып калган. Хатын-кызны кабинадан алу өчен коткаручыларга махсус металл кискеч кулланырга туры килгән. Шуннан соң зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар. Хатын-кызның хәле шактый авыр дип бәяләнә.

 Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Массовое ДТП в Апастовском районе: женщина-водитель госпитализирована

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading