16+

Өч көн дәвамында Татарстанда һава торышының көйсезләнүе көтелә

Бүген көндез җил көчәя һәм яшенле яңгыр явачак.

Өч көн дәвамында Татарстанда һава торышының көйсезләнүе көтелә

Бүген көндез җил көчәя һәм яшенле яңгыр явачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы өч көндә республикада нинди һава торышы булачагын җиткерде.

Бүген 9 майда Татарстанда көндезге һава температурасы +28 градуска кадәр күтәрелә. Казанда – +26, Чаллыда +28 градус җылы.

Һава торышының көйсезләнеп алуы да фаразлана: көндез урыны белән яңгыр, яшен булуы көтелә, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге көнчыгыш районнарда секундына 24 метрга кадәр җитәчәк.

10-11 майда төннәрен яңгыр, иртән һәм көндез яшенле яңгыр, көчле җил көтелә. Көндезге һава температурасы +18..+23 һәм +17..+22 градус булачак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading