16+

Өч күзле елан тотканнар

Австралиядә парклар һәм кыргый табигать хезмәте вәкилләре өч күзле елан фотоларын фейсбукка куйганнар. Әлеге гадәти булмаган еланга аучылар юлыкан булган.

Өч күзле елан тотканнар

Австралиядә парклар һәм кыргый табигать хезмәте вәкилләре өч күзле елан фотоларын фейсбукка куйганнар. Әлеге гадәти булмаган еланга аучылар юлыкан булган.

Белгечләр әйтүенчә, еланның өченче күзе дә башкалары кебек үк яхшы күрә. Әлеге аномалия эмбриональ мутация нәтиҗәсе дип фаразлана.

Еланны Давин шәһәреннән 40 километр читтә урнашкан шосседа тапканнар. Аңа Монти Пайтон дип кушамат такканнар. Еланның озынлыгы 40 сантиметр тирәсе, яше дә әллә ни зур булмаска тиеш, ди белгечләр.

Серпентолог Брайан Фрай әйтүенчә, бу 16 мең хайван арасыннан бер генә була торган сирәк күренеш, ул сиам игезәкләре балыкка килүгә охшаш мутация төреннән исәпләнә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading