16+

«Өйләнешергә хыялланганнар, әмма бергә һәлак булганнар»

10 сентябрь көнне килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә яшь гашыйк парның гомере өзелгән.

10 сентябрь көнне килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә яшь гашыйк парның гомере өзелгән.

10 сентябрь кичендә Башкортстанда Бөрө шәһәре янындагы трассада килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте турында коточкыч хәбәр җанны өшетте. 

Башкортстан дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 10 сентябрь көнне кичке 8ләр тирәсендә «Уфа Яңауыл» автоюлының 79нчы чакрымында фаҗига килеп чыга. Киа Rio һәм Nissan X-Trail машиналары бәрелешкән.

Авария шаһитлары сөйләвенчә, Киа каршы як полосага чыга, ләкин дистанцияне исәпләми, шуның аркасында зур тизлектә башка машинага килеп бәрелә. 
Бәрелү шулкадар көчле була ки, ике чит ил машинасы да юл читенә оча һәм әйләнеп каплана. Иң күп зыян Киа Риога туры килә: аның алгы өлешеннән бары тимер өеме генә калган. Чит ил машинасы пассажиры 18 яшьлек кыз каза урынында ук һәлак булган. 22 яшьлек шофер табиблар килеп җиткәнче исән була әле.

Аны якындагы хастаханәгә алып китәләр, ләкин, кызганычка каршы, реанимациядә һәлак була. Шулай ук Nissan X-Trail пассажирларының берсенә медицина ярдәме кирәк булган, әмма соңгы мәгълүматлар буенча аның гомеренә бернинди дә куркыныч янамый.

"Йа Раббым, әле яшисе дә яшисе иде бит, шундый мәгънәсез үлем! Кая ашыгалар? Әти-әниләренә күркәм сабырлыклар", - дип соцаиль челтәрләрдә комментарийлар калдырган Башкортстан халкы.

- Әлеге юл трассаның иң куркыныч өлеше, анда гел аварияләр була, күпләр үлә. Әлеге участокка игътибар итәр өчен тагын күпме үлем булырга тиеш, - дип язган Игорь А.

Авариядә яшь гашыйк пар һәлак булган: Балтач районыннан 22 яшьлек Радим һәм Яңауылдан 18 яшьлек Рузанна. Алар күптән очрашып йөргән һәм туйларына әзерләнгәннәр.  
«Мечтали пожениться, но погибли вместе»

Язмага реакция белдерегез

0

0

6

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading