16+

Октябрьдә Россиядә ипигә бәя артырга мөмкин

Быел көз, октябрь аенда, Россиядә ипигә бәя 10 процентка артырга мөмкин. Бу турыда, «Известия»гә сылтама белән, «Татар-информ» хәбәр итә.

Быел көз, октябрь аенда, Россиядә ипигә бәя 10 процентка артырга мөмкин. Бу турыда, «Известия»гә сылтама белән, «Татар-информ» хәбәр итә.

«Руспродсоюз» берлегендә валюта курсы үзгәрү һәм 2018 елда уңыш кимү фаразлануга бәйле рәвештә, ашлыкка бәя артуын әйткәннәр. Мәсәлән, 3 нче класслы 1 кг бодай хәзер 12 сум тора. Ә август башында ул 10 сум гына иде. Аналитиклар фаразы буенча, сентябрь уртасыннан башлап онны сату бәясе 18-18,5 сумга җитәргә мөмкин. Август башында 1 кг он өчен 16 сум түлисе иде.

Ипи пешерүчеләр һәм кондитерларның Россия гильдиясе продукцияне сату бәясе артырга мөмкин, ләкин күпкә түгел дип әйткәннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading