16+

Олег Знарок "Ак Барс"тан китәргә карар кылган

Җиңелгәч түгел, җиңгәч китәләр бездә хәзер. Димәк, алмаш табылган?

Җиңелгәч түгел, җиңгәч китәләр бездә хәзер. Димәк, алмаш табылган?

Казанның "Ак Барс" командасы бүген Ярославльнең "Локомотив"ын җиңүгә иреште. Көчле команданы җиңгәч, шатланган иде күпләр. Әмма матч тәмамланганнан соң берничә сәгатьтән "Ак Барс"ның баш тренеры Олег Знарокның оставкага китүе хакында белдек.

Билгеле булганча, "Ак Барс" 36 уеннан соң нибары 38 очкога ия. Мондый стартны без инде күптән хәтерләмибез. Әйтүләренә караганда, Олег Знарок шундый зур клубта уйнау мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткергән. Җанатарларга да, уенчыларга да рәхмәт җиткергән ул. Шул ук вакытта, Знарок "Ак Барс"ның югары урыннар өчен көрәшәчәгенә ышанычын һәм аның өчен җан атачагын белдергән.

Әлегә рәсми чыганаклар баш тренер вазифаларын Юрий Бабенко башкарачак дип белдерә. Әмма күпчелек тренерлык вазифасына янә Зиннәтулла Билалетдинов кайтачак дип яза.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading